Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслимдә ”Кешеләр һәм технологияләр” фотокүргәзмәсе ачылды

“Август-Агро” фотопроекты быел икенче мәртәбә тормышка ашырыла. Проект авыл хуҗалыгының югары технологияле булуына бер дәлил булып тора

Полотно геройлары – компаниянең яшь хезмәткәрләре. Алар барысы да үзләренең сәләтләрен туган җирләрендә тапканнар. Күргәзмәне ачу тантанасында районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры Юрий Янковский катнашты.

Фотокүргәзмәне карарга Мөслим политехник техникум студентлары да килгән иде. Киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белгечлекләре белән бәйләп, шушы юнәлештә һөнәр үзләштерүче кичәге укучылар – бүгенге студентларга да әлеге очрашу бик кызыклы булды.

Юрий Янковский ассызыклаганча, киләчәк – авыл хуҗалыгында. Очрашу мөмкинлегеннән файдаланып, ул укучыларны техника ремонтын яхшылап үзләштерергә һәм әлеге катлаулы процессларны үз күзләре белән карарга агрофирмага чакырды. Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр “Яшьлек” спорт комплексында эшләячәк. Керү ирекле.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев