«Мөслим йөрәге» скверы янында «Хәтер вахтасы» фотостенды урнаштырылачак
Яңалыклар

«Мөслим йөрәге» скверы янында «Хәтер вахтасы» фотостенды урнаштырылачак

Әлеге акциягә кушылу өчен сугышта катнашкан әби-бабайларыгызның, туганнарыгызның фотосурәтләре кирәк

Хөрмәтле райондашлар !

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге дата уңаеннан "Мөслим йөрәге" скверы янында "Хәтер вахтасы" фотостенды урнаштырылачак.

Әлеге акциягә кушылу өчен сугышта катнашкан әби-бабайларыгызның, туганнарыгызның фотосурәтләре кирәк. 8х11 см зурлыгындагы аклы-каралы фотоларны 17 апрельгә кадәр "Мизгел" яшьләр үзәгенә китерүегез сорала. Сурәттә ветеранның исем-фамилиясе, әтисенең исеме тулысынча язылырга тиеш.

"Мизгел" яшьләр үзәге Мөслим авылы, Пушкин урамы, 44 йорт адресы буенча эшли.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев