Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авылында яшәүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә тынычлап ял итә алмадылар

Бу көннәрдә чүп җыярга тиешле машинаны күпме генә көтсәләр дә, ул күренмәде

Мөслим авылында яшәүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә тынычлап ял итә алмадылар. Бу көннәрдә чүп җыярга тиешле машинаны күпме генә көтсәләр дә, ул күренмәде. Һәр капка төбе саен чыгарылган чүп капчыклары өемнәре килеп алучы машинаны көтте дә көтте.

Кайбер тәртипле, аңлаучан хуҗалар машина килмәгәч, чүпләрен яңадан ишегалларына кертеп бетерде. Әмма урамда өелеп калган чүп пакетлары әле бүген дә урамнарда чүп машинасы килүен көтеп тилмерә.

Инде байтагын кош-корт, эт-мәчеләр тишкәләп бетерде, урам буйлап чүпләр теләсә-кая таралырга да өлгерде. Чүп җыелмауның төп сәбәбе дип, бу эшкә җаваплы “Гринта” оешмасының Мөслимдәге вәкиле машина йөртүчеләр булмауны атады.

Бүген шулай да Мөслим урамнарының кайберләрендә чүп җыю машинасы күренде. Ул Бакча, М. Гафури урамнары буйлап узды: “Каты көнкүреш калдыкларын җыю шулай әкренләп дәвам итәчәк", - ди оешма вәкиле.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев