(«Татар-информ»). Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, ритейлерларның бергә сөйләшеп бәяләрне бертөрле куюлары турындагы гражданин шикаятеннән соң, iPhone X бәяләрен тикшерәчәк, дип яза "Известия".
Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиле сүзләренчә, элегрәк iPhone 8 бәяләре буенча да шундыйрак шикаятьләр булган.
iPhone Х смартфоннары Россиядә 3 ноябрьдә сатыла башлады. Телефонның минималь бәясе 79 990 сум тәшкил итә, хәтер күләме максималь яки 256 Гб булганда - 91 990 сум.
Мәскәүдә иң кыйммәтле модельләр бер сәгатьтә сатылып беткән.
Нет комментариев