“Мәктәптән тыш эшләр үзәге” экскурсияләргә бай булды
Иртәнге сәгаттә Мөслим лицееның 5 нче сыйныф укучылары профориентация темасына багышланган класс сәгате кысаларында Үзәк белән танышырга килделәр. Алар өчен "Инженер лаборатория"се берләшмәсе җитәкчесе Илнар Яббаров мастер класс һәм экскурсия уздырды.
Шулай ук тәҗрибә уртаклашу максатыннан Башкортстан Республикасының Чакмагыш районыннан укытучылар делегациясен кабул иттек. Кичке якта ТР спорт һәм яшьләр белән эшләү министрлыгы вәкилләре килделәр. Алар һәр берләшмәнен эшчәнлеге белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Кунакларга өстәмә белем бирү оешмасы ошагандыр, дигән фикердә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев