Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Мисс Татарстана» булып Чаллыдан Иделия Бәдретдинова танылды

Казандагы «Пирамида» концертлар залында 27нче тапкыр «Мисс Татарстан» конкурсының финалы булды

Барлыгы биредә республикадан 30 кыз катнашты. «Мисс Татарстан — 2025» титулына Чаллыдан 17 яшьлек Иделия Бәдретдинова ия булды. Финал тантанасы алдыннан «Мисс Татарстан» оешмасы президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова конкурс чын матурлыкны күрсәтүен ассызыклады.

«Бу юлы конкурсның эпиграфы — көнчыгыш һәм көнбатыш очрашкан җир дөньяга үзенчәлекле матурлык бүләк итә. Мәдәниятләрне берләштерү гаҗәеп нәтиҗәләр күрсәтә. Бу милли байлык булган хатын-кыз матурлыгына да кагыла. Ә быелгы лейтмотив исә — рус темасы. Монда да безнең эпиграф белән элемтә бар, чөнки бер башы белән көнчыгышка, икенчесе белән көнбатышка караган ике башлы бөркет — безнең илнең символы. Конкурс чын матурлыкны күрсәтә», — диде Изольда Сахарова.

Шулай ук «Мисс Казан» исеменә 20 яшьлек Екатерина Гайнуллина ия булды. Казаннан кыз исә «Вице — мисс Татарстан — 2025» титулына лаек булды: беренчесе — 20 яшьлек Азалия Тимергалиева, икенчесе-17 яшьлек Камилә Гобәйдуллина.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев