“Мирас” – республика чемпионы
“Мәктәпкә – мини-футбол” бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча узучы республикакүләм ярышларның финалы үтте.
Анда район данын Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 2007 елгы үсмерләрдән торган “Мирас” командасы яклады. Безнең футболчылар бәйгедә яхшы уен күрсәтте. Көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, беренче урынны яулады һәм Мактау грамотасына лаек булды. Республика чемпионнары Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь футболчылары арасында Түбән Новгород шәһәрендә узачак финал ярышларына әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев