Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Миңнеханов төзелешне үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илдә торак төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Россия Президенты әлеге дәүләт бүләген Миңнехановның «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе сыйфатында эшләвен исәпкә алып тапшырды, дип билгеләп үтелә.

Искәртеп үтәбез, әлеге илкүләм проект торак пунктларны комплекслы үстерүгә, торак төзелешенә, коммуналь челтәрләрне яңартуга, җәмәгать транспортын модернизацияләүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.

Фото: Лилия Галимованың MAX каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев