Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Миңнеханов һава киңлеген күзәтү чараларын көчәйтергә кушты

5 декабрь көнне Татарстанда чираттагы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркыныы режимы кертелде

Төбәктә пилотсыз очкычлар инфраструктура объектларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрнең, икътисад объектларының, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы дежур һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк.

Пилотсыз очкыч тавышын ишеткән очракта, күзәтүчеләр бу хакта оператив рәвештә «112» номерына хәбәр итәргә, БПЛАның кайсы урында күренгәнен һәм аның кайсы юнәлештә очуын әйтергә тиеш.

Киңәшмә төбәкнең барлык муниципаль районнары белән видео-конференц-элемтә режимында узды.

5 декабрь көнне Татарстанда чираттагы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркыныы режимы кертелде. Ул сигез сәгатькә якын гамәлдә булды. РФ Саклану министрлыгы Республикада Украина дронын бәреп төшерү турында соңгы тапкыр 30 ноябрьдә хәбәр иткән иде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев