Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мини-футбол ярышлары узды

Беренче урынны яулаган “Мирас” командасы район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазенә һәм кубокка лаек булды.

Спорткомплекста Татарстан Республикасының физик культура отличнигы Рафаэль Садриев кубогына мини-футбол ярышлары узды. Бәйгедә 2006-2007 елгы спортчыларны берләштергән җиде команды көч сынашты. Беренче урынны яулаган “Мирас” командасы район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазенә һәм кубокка лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – лицей командалары. Мөслим, Күбәк, Михайловка урта һәм Тат. Шуран гомуми төп белем бирү мәктәпләреннән килгән командалар да матур уен күрсәтте. Ярышның иң яхшы уенчылары Данияр Фазлыев, Артур Ермолаев, Алмаз Гарифуллинга кинотеатрга сертификат һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аларны Рафаэль Садриевның кызы Айгөл Шакирова гаиләсе әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев