Метрәйдә шәхси йорт янган
Яңалыклар

Метрәйдә шәхси йорт янган

Ел башы күңелсез вакыйгаларга бай булды. 1 гыйнвар көнне генә Мөслимдә ике янгын очрагы булган иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслимдәге бүлек телефонына кичә тагын бер экстрен шалтырату керде.

Метрәй авылының Бакча урамында шәхси йортта ут чыккан. "Караучысыз калган мич аркасында йорт тулысынча янып бетте. Ел башыннан бу инде өченче янгын очрагы. Игътибарлырак, уяулырак, электр җиһазлары белән саграк эш итсәк иде", - дип хәбәр итәләр район янгын хезмәтеннән.


Нет комментариев