Яңалыклар
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары арттырылды
Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары сизелерлек артты. Татарстан Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы дүрт ел эчендә мондый ярдәм төрләренең саны ике тапкырдан артып, 2026 елның 1 апреленә 3082гә җиткән. Республикада хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар бирелә: алар өчен мәктәпләрдә бушлай туклану, балалар бакчасы түләвеннән азат итү, лагерьларга өстенлекле юлламалар һәм мәгариф учреждениеләренә чираттан тыш кабул итү каралган. Ярдәм чаралары арасында салым льготалары да бар. Әлеге өлкәдә Алабуга, Менделеевск районнары, Казан, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнары алдынгылардан санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев