Матурлык серләренә өйрәттеләр
Тат. Бүләр урта мәктәбендә 8 Март уңаеннан укучылар һәм аларның әниләре өчен үзенчәлекле чара үтте.
Гүзәл затлар өчен бәйрәм бүләгенә әйләнгән чарада Мөслимебезнең зәвыклы ханымнары – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәва һәм Алия Шәймәрданова гүзәл затларга яулык бәйләү һәм матур булу (макияж ясау) серләрен өйрәтте, мастер-класслар күрсәтте. Чын бәйрәм төсен алган чарадан һәркем канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев