Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мастер-класс күрсәтелде

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, яшь белгечләргә кирәкле һөнәри күнекмәләр һәм гамәли эш тәҗрибәсе туплау, хәзерге шартларда эш таләпләренә уңышлы һәм тиз җайлашу максатыннан, учреждениедә остазлык системасы эшләнгән.

- 18 гыйнварда учреждениенең медицина хезмәткәрләре остазы Сәвия Абдуллина яшь хезмәттәшләре өчен мастер-класс һәм консультация үткәрде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мондый чаралар коллективта микроклиматны яхшыртуга , яңа технологияләргә таянып социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирә, - дип хәбәр итәләр  картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото -  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев