Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Осталыкта сынаштылар

Мөслимдә яшьүсмерләр арасында автотранспорт йөртү осталыгын бәяләү буенча ярышлар узды.

Анда Мөслим ДОСААФ бүлекчәсенең автомобильчеләр классында белем алучылар катнашты. Камила Зәйнетдинова, Булат Дәүләтшин, Булат Фахруллин, Алинә Фәтхетдинова, Ранис Хафизов, Нияз Ханов ике төрле ярышта осталыкларын сынап карады. «Юл кагыйдәләре белгечләре» ярышында Булат Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул 1 хата белән имтихан билетын 2.59 минутта эшләп чыкты. Алинә Фәтхетдинова биремне 2 хата белән 6.54 минутта эшләде. «Автомобиль йөрту» этабы ДОСААФ бүлекчәсенең махсус мәйданчыгында үткәрелде. Ранис Хафизов бу сынауда иң яхшы күрсәткечкә ия булды, икенче яхшы күрсәткеч – Алинә Фатхетдиновада.
Ярышларда беренчелекне Алинә Фатхетдинова яулады. Икенче урында – Ранис Хафизов, өчтә – Булат Дәүләтшин. Барлык катнашучыларга да «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең истәлек бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды”, – дип хәбәр итә «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев