Мари Бүләрдә янгын чыккан
26 октябрь көнне Мари Бүләр авылында кичке сәгатьләрдә мунча янган. Бу - ел башыннан теркәлгән унөченче очрак.
Янгын вакытында мунчаның түбәсе янып беткән. Мунча миченең артык кызып китүе аркасында чыккан янгында кешеләр зыян күрмәгән. "Мунча мичләре, өйдәге җылыту җиһазлары белән эш иткәндә халык аеруча игътибарлы һәм сак булсын иде. Салкын вакытта биналарны тизрәк җылыту исәбе белән тулы куәтенә ачылган җылыту мичләре янгынның төп сәбәпчесе булып тора", - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев