Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мал чалу урыннары һәм ветеринария контроле: Татарстанда Корбан гаетенә әзерләнәләр

Мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел 27 майда билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда аңа әзерлек инде башланды. Корбанлык малларны чалу өчен урыннар әзерләнә. Республикага Россиянең башка төбәкләреннән терлек алып килгән очракларда санитария иминлеген тәэмин итү өчен ветеринария хезмәтләре чаралар күрә.

 

Татарстанда мал чалу өчен 60тан артык мәйданчык ачылачак

Быел Татарстанда корбанлык маллары чалу өчен 61, шул исәптән Казанда18 мәйданчыкны җиһазландырачаклар. Узган елда республикада 51 мәйданчык эшләгән, аларның 17се Казанда булган, дип хәбәр итте журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

«Корбанлык малларны асрау урыннарын һәм чалу мәйданчыкларын алдан ук әзерләргә кирәк», – диде ул.

Малларны чалу мәйданчыклары каты идәнле булырга, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар, кан һәм башка органик калдыкларны җыю өчен савытлар белән җиһазландырылырга тиеш. Бәйрәмнән соң барлык биокалдыклар эшкәртүгә җибәреләчәк. 

Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария белгечләре кизү торачак. Алар социаль оешмаларга тапшырылачак иткә экспертиза ясый һәм тиешле документларны терки. Ветеринария белешмәләре һәм таныклыклары булмаган итне кабул итү тыела.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/mal-calu-urynnary-ham-veterinariya-kontrole-tatarstanda-korban-gaetena-azerlanalar-5878823

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев