Маймыллар, филләр белән кочаклашмаска: чит илдә куркыныч авыру йогарга мөмкин
Җәй - бакча эше, сәяхәтләр чоры
Мелиоидозны каян «алып кайталар?»
Мелиоидоз авыруы Россия туристлары арасында ял итү өчен популяр саналган илләрдә таралган. «Мелиоидоз – аеруча куркыныч тропик йогышлы авыру. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Африкада, Үзәк һәм Көньяк Америкада очрый. Мелиоидоз Вьетнам, Кытай, Таиланд, Индонезия, Шри-Ланка, Һиндстан, Непал, Мальдивы илләрендә таралган», – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Россиядә мелиоидозның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Аны Таиландтан бер турист йоктырып кайткан, анда ул төрле экскурсияләрдә, шул исәптән филләр фермасында булган. Хәзерге вакытта авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Любовь Авдонина 2017 һәм 2024 елларда да Таиландтан шушы вирусны йоктырып кайтучылар булганын искәртте.
Белгеч аңлатканча, инфекция тиренең бактерияләр белән зарарланган җир белән, шулай ук хайваннар белән элемтәсеннән соң барлыкка килә. Вирус төрле органнарга зыян китерә. Табиблар мелиоидоз Россиядә очрамый дип тынычландырса да, йогышлы авырулар булган илләргә барганда, профилактика чаралары турында онытырга ярамавы турында кисәтәләр. «Безнең як авыруларына организм күпмедер күнеккән була, ә чит инфекцияләрне авыр кичерә», – диде Любовь Авдонина.
Түбәндәге кагыйдәләрне белү мөһим:
- туфракта яланаяк йөрмәскә;
- калын табанлы аяк киеме кияргә;
- җиргә яки ком өстенә утырыр алдыннан җәймә җәяргә;
- хайваннар белән элемтәдән тыелып торырга.
«Бездә маймыллар белән фотога төшәргә, филләр белән кочаклашырга яраталар, бу зур куркыныч тудыра. Йогышлы авырулар ихтималы зул булганлыктан, кочаклашмау хәерлерәк», – диде Любовь Авдонина.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев