Ясалма фәһем эшне җиңеләйтерме?
«KazanForum» мәйданчыгында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең цифрлы медиаплатформасын булдырырга тәкъдим иттеләр
«Милли һәм мәдәни мирасны саклау өчен яңа технологияләрне куллану мөһим»
«KazanForum» кысаларында узган «Мирас коды: Мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» дип исемләнгән медиасессия журналистика һәм медиадагы яңа технологияләргә – аларның мөмкинлекләренә, тармакка йогынтысына һәм шул сәбәпле барлыкка килгән куркынычларга багышланды.
«Бүгенге көндә заманча казанышларны мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклау өчен ничек кулланырга, дигән сорау туа. Бүген бу очрашу әлеге мәсьәләне хәл итүгә саллы өлеш кертер дип өметләнәбез», – дип башлады сүзен ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Марат Гатин сүзләренчә, Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мәгълүмати хезмәттәшлек елдан-ел киңәя бара. Нәкъ менә «KazanForum» бу өлкәдәге яңа ысулларны һәм технологияләрне карау өчен төп мәйданчыкка әйләнде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maglumat-bozyp-kursatelgan-moxitta-eslibez-yasalma-fahem-esne-inelaiterme-5923643
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев