Яңалыклар

М12 трассасы коймасы төзәтелде: хайваннар белән бәрелешләр киметеләчәк

Коймаларны торгызу аварияләрне киметер дип өметләнәләр

Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы күрсәтмәсе буенча "Автодор" М12 түләүле трассасы буендагы койма участокларын торгызды, анда элек өзеклекләр кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә китергән иде.

2024-2025 еллар мәгълүматлары буенча, бу юлда кешеләр һәм хайваннар катнашында 21 юл-транспорт һәлакәте булган. Ведомствода билгеләп үткәнчә, башкарылган эшләр мондый хәлләр санын киметергә ярдәм итәчәк, ди "Татар-информ".

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев