Әлмәттә яңа "ЮВТ-24" телеканалы өчен алып баручылар кастингын игълан иттеләр
Яңалыклар

Әлмәттә яңа "ЮВТ-24" телеканалы өчен алып баручылар кастингын игълан иттеләр

Кастинг җиңүчеләрен лайк һәм шәрехләр буенча Инстаграм да сайлаячаклар.

«ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручы кастингы башланды. Аның беренче этабы онлайн-форматта уза.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен видео язарга һәм аны хештеглар белән Instagram да урнаштырырга кирәк. 
Иң кызыклы видео «Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең Инстаграм-аккаунтында чыгачак. Онлайн-форматта кастинг 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Финалистларны студиядә язылу өчен телекомпаниягә чакыралар. Кастингның чираттагы этабы 27 гыйнварда узачак.


Нет комментариев