Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт кешесе машинасы белән бергә янган, дүрт бала ятим калган

Татарстаннан бер кеше республикадан читтә юлда транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хәл Самара-Уфа-Чиләбе юлында Башкортстанның Туймазы районында булган. Фаразларга караганда, «Опель Астра» зур тизлектә «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Авариядән соң җиңел машинага ут капкан, рульдә булган 32 яшьлек ир кеше машина белән бергә янган. Кайбер чыганакларга караганда, шофер Әлмәттән булган. Аның дүрт баласы ятим калган, аларның икесе 2016 елда туган. Аянычлы үлемгә китергән вакыйганың сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла, диелә "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев