Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Лилиядән дә шәп йөртүче юк

Мөслимдә “Автоледи-2021” бәйгесе үтте. Анда биш райондашыбыз катнашты.

“Хатын-кыз ярсып чапкан атны да туктата ала, янып торган йортка да керә ала”, – дип язган Н.Некрасов үзенең шигырендә. Хактан да, гүзәл затларыбыз булдыра алмаган эш юктыр. Тимер атларны иярләүдә дә сынатмыйлар алар. “Автоледи-2021” конкурсы быел Мөслимдә унөченче тапкыр узды. Машина йөртү осталыгы буенча үткәрелгән бу бәйгедә гүзәл затларыбыз ике этапта көч сынашты. 
– Конкурсантларыбыз быел да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү, классик һәм маневрлы йөрү алымнарын күрсәтү буенча белем-тәҗрибәләрен сынады. Элегрәк бу конкурста кызлар тәгәрмәч алыштыру буенча да көч сынашалар иде. Бәйгенең бу өлеше хәзер юк. Шуны әйтәсем килә: кызлар машина йөртергә оста булсалар да, кагыйдәләрне барысы да “5”лелек беләләр, дип әйтеп булмый, – ди “Мөслим һәм Сарман районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе һәм районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә үткәрелгән бу чарада быел биш кыз катнашты. Бәйгенең икенче этабы– машина йөртү осталыгын сынау ДОССАФ полигонында узды.
– Юлда рейдлар вакытында шуңа игътибар итәм: хатын-кызларның машиналары һәрвакыт чиста булып, ялтырап тора. Юл кагыйдәләрен дә алар сирәгрәк боза. Гомумән, хатын-кызларга иплелек, сабырлык хас, дибез бит. Руль артында да шундый булып калсын иде алар. Кабаланып, машинасын югары тизлек белән куучыларга да очрыйбыз. Иң мөһиме – юлларда исән-имин йөрергә язсын! “Ир-атлар белән чагыштырганда, гүзәл затларда реакция юк”, дип шаяртырга ярата кайберәүләр. Монысы белән килешергә дә була. Ел башыннан механик характерда теркәлгән юл-транспорт фаҗигаләренең өчесендә хатын-кызлар гаепле булды. Ярышмы ул, торак пункт юлымы, зур трассамы – юл кагыйдәләре һәркайда төгәл үтәлергә тиеш, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Хәзер һәр хатын-кыз машина иярли, дияргә була. Андыйларның саны елдан-ел арта бара. Ник дигәндә, гүзәл затлар бәйсезлек ярата һәм мөстәкыйльлеккә омтыла.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәрне эшләгәндә берничә ел элек имтихан тапшырганым искә төште. Мин машина йөртү таныклыгын 2007 елда алдым. Ә машинаны кечкенә чагымнан ук йөртә белә идем. Икенче класста укыганда әтием алтынчы модель “Жигули”да йөртеп өйрәткән иде, шуннан “машина җене” кагылды миңа. Техниканың бар төрен дә яратам. Йөк машиналарын да бик теләп иярлим. ГАЗ-53 белән ихатадагы терлеккә фураж да ташыйм, “Газель” белән шәһәрләргә чыгып китәм. Прицеплы КамАЗга гына утырганым юк, – ди Сал.Мухан авылында яшәүче Лилия Садриева.
Бар яклап та булган Лилия “Автоледи-2021” бәйгесенең җиңүчесе булды. “Мөслим һәм Сарман районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ аны видеорегистратор белән бүләкләде. Лилия бәйгегә “җиңәчәкмен” дип килгән иде һәм теләгенә иреште дә. Тәҗрибәле автоледи 10 августта Әлммәттә узачак “Автоледи-2021” ярышының зона турында Мөслим данын яклаячак.
Икенче урында – Мөслим кызы Зәлия Ибраһимова. “Права”ны узган ел гына алган райондашыбыз блендер белән бүләкләнде. Өченче урынга Мөслимнән Гүзәлия Әхмәтова лаек булды. Районның почта элемтәсе узелында хат ташучы булып эшләүче Гүзәлиягә машина кирәк-яраклары тапшырылды. 
– Берничә ел дәвамында төп эшемнән тыш таксист булып та эшлим. Юлда төрле хәлләргә юлыгасың, машинада бөтенләй йөри белмәгән ир-атлар да, руль артына беренче мәртәбә утыргандай кыланучы хатын-кызлар да очрый. Бәйгене оештыручыларга рәхмәт! Алга таба конкурста үзләрен сынап карарга теләүче кызлар күбрәк булсын иде! – ди Гүзәлия Әхмәтова.

 

Күп кенә Европа илләрендә страховка хатын-кызларга күпкә арзангарак төшә.
Ир-ат шоферлар хатын-кызларга машина йөртү хокукын бары тик “матур күзләр” өчен бирелә, диләр. Ә менә автомәктәпләрдәге инструкторлар әйтүенчә, дәресләрдә хатын-кызлар игътибарлырак тыңлый, ә ир-атлар барысын да беләбез дип ышаналар. 
Автомобиль сатып алганда, хатын-кызларның 97 проценты куркынычсызлык мендәрләре белән кызыксына. Ә ир-атларда бу күрсәткеч нибары 15 процент кына тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев