Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Нуриева Великобританиядән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты

Лицейда чит телләр атналыгы бара. 8-11 сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате-сәяхәт узды. "Чит илдә уку" исеме астында узган тәрбия сәгатендә инглиз теле укытучысы Лилия Нуриева Великобританиядә укып кайткан белемнәре, тәэсирләре белән уртаклашты. "Алгарыш" программасы кысаларында Великобританиядә укып, җиңү яулаган укытучы Манчестердагы уку үзәге турында да укучыларга мәгълүмат бирде. Укучылар үзидарәсенең...

Лицейда чит телләр атналыгы бара. 8-11 сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате-сәяхәт узды. "Чит илдә уку" исеме астында узган тәрбия сәгатендә инглиз теле укытучысы Лилия Нуриева Великобританиядә укып кайткан белемнәре, тәэсирләре белән уртаклашты. "Алгарыш" программасы кысаларында Великобританиядә укып, җиңү яулаган укытучы Манчестердагы уку үзәге турында да укучыларга мәгълүмат бирде. Укучылар үзидарәсенең экология министры - 11 а сыйныфы укучысы Алсу Әгълиева Брайтон шәһәре Һәм ЕF Уку үзәге турында видеопрезентация тәкъдим итте. Брайтон шәһәрендә булып, белемен арттырып кайткан Алсу укучыларга әлеге шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару, табигатькә сак караш тәрбияләү буенча булган мөнәсәбәтне дә җиткерде. Укучылар дәресләрдә виртуаль төстә Лондон, Ливерпуль, Йорк, Оксфорд шәһәрләрендә дә булып, әлеге шәһәрләрнең тарихи урыннары белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев