Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы спартакиада башлана

2 февральдә оешма-предприятиеләр арасында кышкы спартакиада уеннары башлана. Быел ул 29нчы тапкыр үткәрелә. 

Командалар 13 спорт төре буенча көч сынашачак. Яңа бәйгеләрдән быел троеборье кертелә. Әлеге төр ярышта командалардан 100 килограммга кадәр авырлыктагы берәр кеше катнаша. Бәйге шартлары буенча ул иң элек 16 килограммлы герне ераклыкка ата, аннан, 50 килограммлы капчыкны күтәреп, вакытка (1 минут) “приседание” ясый. Соңыннан 20 метр араны, 150 килограмм йөк салынган чана тартып, тизлеккә уза. Бәйге нәтиҗәләре ераклыкны һәм вакытны исәпкә алып ясала. Шорт-трек быел спартакиадага кертелмәгән.
Кайбер бәйгеләрдә үзгәрешләр бар. Өстәл теннисында быел һәр командадан икешәр кеше (1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз) катнаша. Канат тартуда һәр командадан 5 кеше көч сынаша. 
– Башка еллардан аермалы буларак, канат тартканда кулларга игътибар итмибез, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. – Кулларны алыштырырга була, тик канатны бәйләү тыела.
Быел командалар саны да артыр кебек, чөнки һәр мәктәп аерым команда буларак катнашачак.  Дөрес, җыелма командалар да байтак. Узган елдагыча, мәдәният, социаль яклау бүлекләре һәм аграр көллият бер команда составында көч сынаша. Элемтә һәм почта бүлекләре “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте белән берләшә. Электр челтәрләре һәм “Энергосбыт” командасына “Күбәләк” балалар бакчасы кушыла. Газ участогы, Россия авыл хуҗалыгы банкы һәм “Миләшкәй” балалар бакчасы бер команданы тәшкил итә. “Карлыгач” балалар бакчасы – “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесенә, ә гадәттән тыш хәлләр бүлеге юстиция, ветеринарлар һәм “Ләйсән” балалар бакчасы белән берләшә. “Кояшкай” бакчасы коры сөт заводы һәм Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы белән бер команда составында булачак. “Август-Мөслим” агрофирмасы белән ашлык кабул итү предприятиесе яңа команда тәшкил итәчәк. 
Оештыручылар: “Иң мөһиме – катнашу, спорт белән шөгыльләнү” дисә дә, спортчыларның максаты – җиңү! “Һәр спортчы җиңү теләге белән яна”, – ди Мөслим гимназиясенең физкультура укытучысы Илнар Сәетгалиев. Гимназиялеләр быел, “Нептун” бассейны тренерларыннан башка, аерым команда тәшкил итәчәк. 
Авыл җирлекләре арасында спартакиада 16 февральдә башлана. Елдагыча ул 4 зонада узачак. Зоналарда I урынны алган командалар 2 март көнне Мөслимдә финал ярышларында катнаша. Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында I-II урынга чыккан командалар суперфиналда очрашачак. Суперфинал 9 мартка билгеләнгән. Ул биш спорт төре буенча үтә. Волейбол, мини-футбол, бадминтон мәҗбүри куелган спорт төрләре булса, тагын ике спорт бәйгесе жирәбә белән сайлап алына. Жирәбә уйнату 4 март көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә була.
Башка еллардан аермалы буларак, оешма данын яклаган уенчылар быел авыл җирлеге өчен спартакидада катнаша алмый. Шулай да, команда суперфиналга үтмәгән икән, паспортында туган җире яки яшәү урыны буенча теге яки бу авылныкы булганда, оешма уенчысы да үз җирлеге өчен ярыша ала.              

Римма Афзалова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев