Кырлар сый ала
Яңалыклар

Кырлар сый ала

Бу көннәрдә аграрийлар минераль ашлама ташый.

Чәчүлек җирләренең һәр гектарына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, уртача 50 кг азотлы һәм катлаулы ашлама туры килә.  Бүгенге көнгә 5 мең гектарда – уҗым культураларына, 1 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән басуларына ашлама кертелде. “Намус” агрофирмасында уҗым тукландыру төгәлләнде. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында бу агрочара оешканлык белән бара.


Нет комментариев