Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк

Газ җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһим. Көнкүрештә бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Яңа ел яллары чорында республикада ис газы белән агулануның 6 очрагы теркәлгән. 2018 нче елның 31 декабрендә Әлмәт шәһәрендә 6 кеше (шуларның дүртесе – балалар) ис газы белән агуланды. 2019нчы елның 6 гыйнварында шушындый ук бәлагә Казанда 4 кеше (өчесе – балалар) тарыды. 14 гыйнвар көнне шулай ук Казан шәһәрендә ис газы белән агуланган 3 кеше (икесе – балалар) хастаханәгә салынган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе газ җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен саклау кирәклеге хакында исегезгә төшерә. Төзек булмаган газ, утын ягылучы мичләр, газ җиһазлары ис газы чыганаклары булып тора. Мичләрдәге ярыклар, тыгылган төтен юллары, кар томалаган яисә җилдән сакланмаган мич торбалары ис газының торак бинада җыелуының сәбәбе булырга мөмкин. 
Торак бинага тышкы һава үтеп керә алмау күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең агулануына китерергә мөмкин. Һава клапаннары булмаган пластик тәрәзәләрнең герметик конструкцияләре дә бу куркынычны арттыра. Саф һава җитәрлек булмаганда өй эчендә ис газы җыелырга мөмкин. Газ җиһазларын эшләтеп җибәрер алдыннан төтен юлының суыруын тикшерергә кирәк. 
Ис газы белән агулануның билгеләре: баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, хәрәкәт координациясе бозылу. Бер үк бинадагы берничә кешедә берьюлы шушындый билгеләр күзәтелү яисә бинадан чыккач хәлнең яхшы якка үзгәрүе ис газы белән агулануны белдерергә мөмкин. 

Район Башкарма комитетының 
инфраструктур үсеш бүлеге.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев