Күңелем Тукай белән сөйләшә
Мөслим туган якны өйрәнү музееның тын залларына бүген Тукай рухы иңде. Сүзсез генә сөйләшүче картиналар, күңел кылларын тибрәндереп, тамашачыны уйга сала, хатирәләргә алып кайта…
Биредә якташыбыз — Сәгыйдә Сираҗиева һәм аның тормыш иптәше Рият Мөхәмәтдинов иҗаты җанлана. Аларның һәр әсәрендә — сүз белән әйтеп бетергесез хис, милләт язмышына битараф булмаган йөрәк авазы. Бу — гади күргәзмә генә түгел, бу — күңел белән Тукайга эндәшү, аның мирасы белән яңадан очрашу.
Ачылу тантанасы да үзенә күрә бер рухи бәйрәмгә әверелде. Балаларның Тукай шигырьләрен ихлас итеп укуы, кунакларның җылы сүзләре — барысы да бербөтен моңга кушылды. Бу мохиттә вакыт та акрынрак ага кебек…
Күргәзмәнең үзәгендә урын алган «Милли моң» триптихы — аерым бер дөнья. Ул Тукай сүзләреннән туган хисләрне рәсем теленә күчерә, күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә.
Рәссамнар өчен бу күргәзмә — туган якка кайту, күңелгә якын тамашачы белән очрашу. Ә тамашачы өчен — үз тамырларына, милли рухка тагын бер кат кагылу мөмкинлеге.
Бу картиналарга караганда, Тукай бездән ерак түгел сыман. Ул һаман безнең арада — сүзләрдә, моңда, рәсемнәрдә… һәм, әлбәттә, күңелләрдә яши.
Күргәзмә май ахырына кадәр эшли. Килегез һәм, бәлки, сезнең күңел дә Тукай белән сөйләшер…
Гөлназ Җәлилов репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев