Көрәшчеләр уңышы
Болгар шәһәрендә 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Бәйгедә унбиш команда катнашты. Мөслим көрәшчеләре анда лаеклы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыкларында Илназ Морзаханов чемпион исемен алды; Нияз Әхмәтов, Камилла Абдуллина (тренерлары – Илдар Сәетгалиев), Алинә Закирова (тренеры – Марат Габидуллин) – көмеш призерлар булды. Ильвина Иленбаева, Ралина Хатыйпова, Евгения Нуретдинова (тренерлары – Илдар Сәетгалиев), Динар Хафизов (тренеры – Илнар Сәетгалиев), Артур Емельянов (тренеры – Ильяс Миңнеразиев) бронза медальгә лаек булды. Гомумкоманда зачетында Мөслим районы көрәшчеләре өченче урынны яулады. Барлык җиңүчеләргә дә медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев