Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән танылган Инсаф

Республикада гына түгел, Россия күләмендә танылган спортчыларыбыз бар бүген. Мөслимлеләр Европа һәм дөньякүләм бәйгеләрдән дә җиңү белән кайталар.

Егет-кызларыбызның уңышы – аларның тренерларының һәм остазларының да тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Инсаф Ханов та шәкертләре белән хаклы горурлана. “2017 елның иң яхшы бадминтон тренеры” исеме, “Физик культура отличнигы” күкрәк билгесе юкка гына бирелмәде аңа!

– Әнинең “Синнән менә дигән спортчы чыгачак, улым. Бер башлагач, ташлама гына! Районда исемең яңгырарлык булсын!” дигән сүзләре әле дә истә, – ди Инсаф. 
– Инсаф Ханов – бадминтон дөньясына бөтен барлыгы белән бирелгән егет. ТР Бадминтон федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнеп, югары категорияле тренер исеменә лаек булуы – аның эшенә иң зур бәя. Бүген Инсаф райондагы заманча спорт корылмасында бадминтон буенча тренер булып эшли. Аның кул астында 32 бала шөгыльләнә, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Инсаф Ханов үзе дә, аның укучылары да җиңүләре белән күптән танылу алды. Бүгенге көндә укучылары Айнур Җәлилов, Ринас Ханов, Нурислам Шәйхуллин Татарстан җыелма командасы составында Саратов шәһәрендә узучы “Бәллүр волан” Бөтенроссия турнирында катнаша. Россия беренчелегенә үткәрелгән уеннарда да сынатмаган егетләрнең дәрәҗәле бәйгедән дә җиңү яулап кайтачагына шик юк. 
– Шәкертләремнең барысы да тырыш һәм максатчан. Шушы көннәрдә генә Ринас белән Нурислам Уфа шәһәрендә бадминтон буенча узган Бөтенроссия ярышларында беренче һәм өченче урыннарны яулады. Нурислам Алексеевск бистәсендә укый һәм спорт белән шөгыльләнә. Алга таба анда бадминтончылар өчен махсус интернат-мәктәп ачу күздә тотыла. Райондашыбыз, күнекмәләрен һәм осталыгын чарлап, киләчәктә дә Мөслим данын яклаячак, – ди остаз. 
Инсаф Хановның киләчәген спорт белән бәйләячәге бала чагында ук билгеле була. Илүсә апа улының, спортка өстенлекне күбрәк биреп, укуга өстен-өстен каравына борчылса да, уку белән спортны бергә бәйләп алып баруын күргәч, тынычлана төшә. Классташлары урамда туп типкәндә үк Инсаф укытучыларын футбол, хоккей, шахмат, өстәл теннисы уеннарында яулаган уңышлары белән шаккатыра. Малай 5нче класста укыганда Мөслим урта мәктәбе янында төзелгән хоккей корты аның тәүге уңышларына старт бирүче мәйдан була. Берьюлы спортның берничә төрендә лидерлык сыйфатлары, осталыгы ачыла аның. 
– Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә директор булып эшләгән вакытлар иде. Инсафның өстәл теннисы белән “җенләнүен” күреп, аңа теннис төркеме җыярга тәкъдим иттем. Тәвәккәл һәм тырыш егеттән бик яхшы тренер чыкты. Беренче елда ук укучылары белән, Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, җиңү яулап кайттылар. Бадминтон уены Мөслимгә шул елларда керде, – дип искә ала Илгиз Софеев. 
Кулына бадминтон ракеткасы тотып карамаган кеше юктыр ул. Сәламәтлек өчен файдалы һәм куркынычсыз саналган әлеге спорт төренең Мөслим районында таралуына нәкъ менә Инсаф Ханов сәбәпче. Шәкертләре алга таба да җиңүләре белән куандырсын! Спортның бу төрен үз итүчеләр артсын! 

Лилия Шәймиева. 
Фотолар – Инсаф Хановның гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев