Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Тойгелде авылында яшәүче әтиебез Кәримов Рәфкать Сәгыйть улының 18 гыйнварда – 90 яшьлек юбилее. 

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине шушы олы бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әни белән тигезлектә, пар канатлар булып, муллыкта хәерле озын гомер итүеңне телибез. Балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның хөрмәтен тоеп, кадерле дәү әти булып яшәргә язсын сиңа. Сезнең пар канатлар җылысы туган нигезебезгә һәммәбезне җыеп җылытсын. Безгә ныклы терәк һәм кирәк булып, һәр туар таңга куанып яшәгез. Без сине бик яратабыз. 
Котлы булсын туган көнең, 
Матур яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына 
Табып була олы бәхетне. 
Иң изге теләкләр белән биш балаң, килен-кияүләрең, 
15 оныгың, 15 оныкчыгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев