Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Баек авылында яшәүче кадерле кешебез Баянов Фәрдегаян Баян улының 27 декабрьдә – 85 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез! Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Яшьнәп үткән яшьлек елларың.Авыр булса да, шул авырлыкларга бирешмичә, туган җиреңдә намуслы хезмәт куеп, тормышның матурлыгын күреп, яшәү тәмен тоеп, барына канәгать булып, матур гомер кичерүеңә сөенеп яшисең син. 
Инәкәебез белән бергә 66 ел тату, бәрәкәтле гомер кичерәсез. Безне – биш баланы, оныкларыгызны үстерешеп, олы юлга чыгардыгыз. Һәрвакыт намуслы, тырыш, кешелекле, миһербанлы, ярдәмчел булырга өйрәттегез. Туган йортыбызга кайтканда һәрберебезне колач җәеп, якты йөз, мул табын белән каршы аласыз. Өлкән яшьтә булса да, әткәебез һәрчак хәрәкәттә. Каралты-курадагы мал-туарны карарга да, бишвакыт намазын калдырмыйча, җомга намазына йөрергә дә, дини йолаларны башкарырга да, дуслар, күршеләр, туганнар белән аралашырга да вакыт таба ул. Тирә-ягыңдагыларга һәрчак игътибарлы, ярдәмчел. Шуңа да олысы да, кечесе дә ярата, хөрмәт итә үзен. 
Киләчәктә дә өебез шулай ямьле, ризыклы, имин булсын! Бер-беребезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, бәрәкәтле, иманлы сәламәт гомер кичерергә Ходаем насыйп итсен! Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә! 
Әткәй, һәрчак безгә терәк 
булып, 
Җил-давылдан саклап яшәдең. 
Догаларың белән өйне нурлап, 
Бик кадерле булып яшә әле! 
Иң изге теләкләр белән 
балаларыгыз, 
онык-оныкчыкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев