«Корстон» сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды
Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә
Намаз бүлмәсенең тантаналы ачылышында Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул намаз бүлмәсен булдыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде.
Илфар хәзрәт, Пәйгамбәребезнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016нчы елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.
Намаз бүлмәсе Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен зур бүләк булды. Ул 10-15 кешегә исәпләнгән (гомуми мәйданы 12 кв.м.), биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз укый ала. Биредә тәһарәт алу өчен барлык уңайлыклар бар, келәмнәр (намазлыклар) җәелгән.
Бүлмә «Корстон-Казан» директоры Илфар Илдар улы Хәлимуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев