Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррекция мәктәбендә Корбан ашы үткәрелде

Тойгелде коррекция мәктәбенең Түбән Табын авылында урнашкан мәктәп бинасына күчүе турында бар кеше дә хәбардар. Соңгы ике ел дәвамында, республика программасы нигезендә биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

Ремонт барышында бина керамогранит белән тышланды, тәрәзәләр алыштырылды. Барлык бүлмәләр өр-яңадан ясалып, уңайлыклар булдырылып җиһазландырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән Тойгелде интернат мәктәбе 1 сентябрь көнне үз ишекләрен ачты. Бүген биредә 78 бала тәрбияләнә. Балаларны милли рухта тәрбияләү, дин гыйлемен бирү максатында төрле чаралар үткәрелә. 13 октябрь көнне шундый чараларның берсе - Корбан ашы үткәрелде.

Тәбрикләүләрдән соң, Мөслим районы имам - мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов коръән укыды.

Интернат мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы, Әлмәт шәһәреннән Мөслимәләр җәмгыяте рәисе Рәйханә Ханнанова һәм Миңнегөл абыстай Мостафина, мәчетләр салдырган, күп шәкертләр тәрбияләгән райондашыбыз Розалия хаҗия дә балаларга теләкләрен җиткерделәр.

Корбан итеннән пешерелгән аш, мәктәп коллективы әзерләгән чәй өстәле, кунакларга да, балаларга да бик ошады.

Интернат мәктәбе дирекциясе корбан ите китергән һәр кешегә дә һәм игелекле гамәлләре өчен рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев