Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 авыру турында хәбәрне фейк дип атады

Мессенджерларда төнлә вертолетларда дезинфекция өчен дару тараталар, дигән хәбәрләр ялган.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлгән дигән фейк хәбәрләр тарала башлады. Яңалыклар авторлары ышандырганча, республикада, коронавирус белән 245 кеше чирләгән инде. Алар хәтта районнар буенча статистиканы да китерә.

Социаль челтәрләр буенча тагын бер фейк таралды. Татарстанда бүген 23.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр хәрби вертолетлар дезинфекция өчен дару таратачаклар, дип кисәтә. Авторлар тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябуны һәм урамга чыкмауны сорый. Кайбер хәрби частькә эләгергә яратучылар сылташалар.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, бу хәбәрләр фейк.
Шулай ук Фазлеева чит ил сәфәрләреннән кайтучыларда  коронавирус билгеләре юклыгын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев