Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кооператив урамында ишегалды бәйрәме узды

Ишегалды бәйрәме районыбызда традициягә әйләнеп килә. Район үзәгенең Кооператив урамында узган бәйрәм район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнде. Бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек район башлыгы Рамил Муллин котлады.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. "Мизгел" яшьләр үзәге коллективы балалар өчен уеннар оештырды. Нәниләр уеннарда, ярыш-бәйгеләрдә катнашса, әти-әниләр концерт карап ял итте. Бәйрәмгә Кооператив урамында яшәүчеләр генә түгел, күрше-тирә йортлардан да 150 гә якын кеше җыелган иде. Балалар саны 60 тан артык иде. Кич суык булуга карамастан авылдашлар мондый чараларда теләп катнашалар. Эш көненнән соң күршеләр белән җыелып концерт карау үзе бер ял, ди әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев