Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Кояшлы Ык»та «алтын балык» тоттылар

28 февраль көнне «Кояшлы Ык» ял зонасында тугызынчы тапкыр «Алтын балык» фестивале уздырылды

Район башлыгы, фестивальдә катнашучыларны сәламләп, балыкчыларга уңышлар теләде. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов чараны оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Алар иганәчеләр әзерләгән матур бүләкләр белән бүләкләнде.

Нәтиҗәләр:

1 урында - Рифкать Салихов (72 балык)
2 урында - Әлфис Садретдинов (29 балык)
3 урында - Мөслим Гыйниятуллин (20 балык)

Аерым номинацияләрдә:

 Иң яшь балыкчы - Аяз Садретдинов (3 яшь)
 Иң өлкән балыкчы - Рәйхан Ибраһимов (76 яшь)
 "Леди-рыбачка" - Лилия Галиева
 "Мастер бурильщик" - Фаил Гизтдинов
 Иң озын балык тотучы - Мөслим Гыйниятуллин (22 см балык тоткан)

Барлык кунаклар кайнар чәй һәм учакта пешкән тәмле уха белән сыйланды 

 Фото һәм мәгълүмат - "Яшьлек" спорт комплексыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев