Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапны алыштырып буламы?

 Кибеттән балама инглиз теле китабы сатып алган идем. Китапның берничә бите брак булган. Кибет китапны алыштырудан баш тарта, китаплар алыштырылмый, диләр. Мондый хәлдә нәрсә эшләргә? Товарны ничек алыштырырга? 

Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Сатучы хаклы түгел. Чөнки периодик булмаган басмалар сыйфатлы булса гына кире кайтарылмый яисә алыштырылмый. Сезнең очракта китапның җитешсезлеге бар. Шул сәбәпле сез сыйфатсыз товарны алыштырырга хокуклы. Сатучыга мөрәҗәгать итү өчен сезгә ике данәдә язмача дәгъва төзергә кирәк. Анда чекның реквизитларын, таләбегезне, булган хәлне тәсвирлау шарт. Аннан соң дәгъваны сатучының урыны буенча яисә юридик адреска җибәрергә. Товар җиде көн эчендә алыштырылырга тиеш. Товарның сыйфатын өстәмә рәвештә тикшерү таләп ителсә, алыштыру 20 көн эчендә башкарыла.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев