Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Китап» радиосында укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак

Радио җитәкчесе әйтүенчә, бер интонациядәге укылган әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый.

«Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләрне  халыкка сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

Төрле сораштыру үткәрергә була. Шунысына иманым камил: „Китап“ радиосында  кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — ди радио җитәкчесе.

Алмаз Миргаязов сүзләренчә, «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен яраклаштырылган форматта җиткерергә була. «Ул бестселлер, кайчан укысаң да актуаль. Билгеле, тулы романны укып чыгу мөмкин түгел,чөнки радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — диде Алмаз Миргаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев