«Китап яхшылык бүләк итә» хәйрия акциясы бара
Яңалыклар

«Китап яхшылык бүләк итә» хәйрия акциясы бара

Китапханә хезмәткәрләре китаплар бүләк иттеләр

2024 елның 3 июлендә «Китап яхшылык бүләк итә» хәйрия акциясе кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Китапханә хезмәткәрләре китаплар бүләк иттеләр, китапларның кешенең рухи үсешендә мөһимлеге турында әңгәмә булды. Өлкәннәр бу очрашудан бик канәгать булдылар һәм бүләк ителгән китаплар өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото –  Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев