Хәйрия ярминкәсе үткәрелде
Яминкәдән кергән акча җирлегебездә дини чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен тотылачак.
6 март көнне Мөслимдәге “Нур” мәчетендә мөселман кардәшләребез хәйрия ярминкәсе үткәрде. Анда иң элек мәчеткә йөрүче балалар бик матур итеп чыгыш ясады. Аннары мөслимәләр үзләренең кул эшләнмәләрен, камыр ризыкларын һәм көндәлек кирәк-яраклар тәкъдим итте. Игелекле иганәчеләр хәйрия ярдәме күрсәтте, сәдака белән ярдәм итүчеләр дә булды. Яминкәдән кергән акча җирлегебездә дини чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев