Хуҗабикәләр колагына
Өй җыештыруны күпләр ялыктыргыч һәм авыр хезмәткә саный. Болай булмасын өчен нишләргә соң?
* Өй җыештыру, бүлмәләрне тәртипкә китерү авырлык тудырырга тиеш түгел. Күпләр өй җыештыруны, компьютер яки телефоннан аерылып, ял итеп алу дип саный.
* Өйдә тәртип булдыруда балалар да зур роль уйный. Алар үз урыннарын, уенчыкларын үзләре җыярга, шкафларын тәртиптә тотарга кечкенәдән өйрәнсен. Тузан суырту – балаларның көндәлек эше булырга тиеш.
* Кер үтүкләгәндә телевизордан кино карасаң яки аудиокитап тыңласаң, эшең беткәнен сизми дә каласың.
* Аш бүлмәсендә кечкенә радиоалгыч сөйләп (җырлап) торса, эшеңнең беткәнен сизми дә каласың, ялыкмыйсың да. Шул ук вакытта яңалыклар белән дә танышасың.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев