Хөснуллин Путинга илкүләм проектларны үтәү буенча штабның беренче эш тәҗрибәсе турында сөйләде
Марат Хөснуллин агымдагы елның гыйнварында Россиянең яңа хөкүмәте составына керде
Төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча координацион штаб булдыру карарларны кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.
"Карар кабул ителде, шундый штаб төзелде. Аңа барлык төбәк хакимиятләре, губернаторлар керә, федераль хакимиятнең барлык органнары керә. Көн саен эш тәртибендә эшлибез", - диде Хөснуллин.
Бу штаб кайбер мәсьәләләрне оператив хәл иткән. Мәсәлән Иркутск өлкәсендә ташкын нәтиҗәләрен бетерү өчен өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирелгән.
Марат Хөснуллин Владимир Путинга социаль-икътисади күрсәткечләрнең түбән дәрәҗәдә булган төбәкләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Төбәкләргә бару буенча план төзелде», – дип билгеләп үтте вице-премьер.
Марат Хөснуллин агымдагы елның гыйнварында Россиянең яңа хөкүмәте составына керде. Элегрәк ул Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарган иде. 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев