Хисләреңне йөгәнли бел
Кешенең бөтен тормышы хәзер уч төбендәге кебек. Интернет челтәре кешелек дөньясының аңын һәм бар булмышын яулап алды дисәк тә, ялган булмас.
Бигрәк тә яшьләр бөтендөнья пәрәвез челтәре корбанына әйләнде. Һәр адымнарын фотога төшереп, шулардан альбомнар ясап, “В контакте”, “Инстаграм”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләргә куялар. Кем кая барган, нәрсә ашаган, кем белән күрешкән – барысы да интернетта. Берәр кеше турында мәгълүмат алырга теләсәң, рәхим ит! Исем-фамилиясен җыясың да, вәссәлам! “Мин дус кызымны кияүдә дип белә идем. Ул бит барыбызны “минем ирем бар” дип ышандырды. Аның интернеттагы битен ачып карагач, алдаганын белдем. Дуслары исемлегендә ире юк. Ирен эзләп табып, аның битенә кердем. Бактың исә, ул башка берәү белән бик бәхетле яшәп ята икән. Хәтта балалары да бар”, – ди бер танышым. Ә син аның бик бәхетле яшәгәнен каян беләсең, дип сорыйм. “Ничек инде белмәскә! “В контакте” да бергә елмаеп төшкән фотолары тора бит! Таулы Абхазиягә дә барганнар, диңгез буенда да ял иткәннәр. Гаилә белән төшкән фотосурәтләрдән генә тора бит битләре” ди! Менә сиңа мә!”
Чынлап та, кайсы кешене генә алма, һәрберсе турында тулы мәгълүмат бар интернетта. Әле мәктәптә, башлангыч класста гына укучылар да, мәктәпне тәмамлыйсы елларын тәгаен исәпләп чыгарып, “1923-1928 елларда Казан университетында яисә башка югары уку йортларында укыды” дигән язу сырлаганнар шәхси биттәге белем турындагы мәгълүмат дигән урынга.
Инстаграмда бөтенләй башка тормыш. Монда кешенең яшәешен фотолар сөйли. Менә очраклы бер кызның битен актарып алыйк. Мәрьям Сәйфиева. Иртән 8.30 сәгатьтә йокысыннан торганны раслаучы эчке күлмәк белән төшкән фото, 15 минуттан гүзәлкәй теш чистарта. Елмая-елмая теш чистарткан кызны беренче генә күрүем. Тагын 10 минуттан кызыкай йогырт ашый, иреннәренә буялган ризыкны теле белән ялап төшкән. Соңыннан, иреннәреннән бантик ясап, үзенең көзгедәге чагылышын төшергән дә, аннары йомшак аюын кочаклап, хисләргә бирелгән... Аннан соңгыларын карарга түземлегем җитмәде.
Берсе “В контакте” стенасына, бөтен дуслары укырлык итеп, “җан авазы” ыргыткан – “Яшисем килми. Тормыш туктаган кебек. Сөйгәнемнән башка яшәүнең яме юк. Миңа нишләргә?” Киткән җаваплар моңа, хәлен аңларга теләп үгетләүчеләр. Ул кызга ничә яшь дип уйлыйсыз? 13!!!! Бу яшьтә ничек тормышның яме бетәргә мөмкин? Мин бу яшьтә яратып мультфильм карый, туңдырма ашый идем. Ә хәзерге яшьләр күңелләре төшкәндә тизрәк сыра һәм тәмәкегә үрелә. “Кайгыларын басарга” ихтыяр көчләре юк, рухлары ныклы түгел. Юк, минем яшьләр бозылды диясем килми. Чөнки әле үземне дә картлар исемлегенә кертергә ашыкмыйм. Ләкин дөнья шулай үзгәрә аламы?
Интернет челтәре, кәрәзле телефоннар кебек үк, бик күп гаиләләрне бозды. “Сиңа кем язды? Нигә ул егет яисә кыз сиңа дуслык тәкъдим итә? Нигә СМСларыңны бетердең?” кебек сораулар гаиләнең якты күгенә кара болыт булып эленә. “Язган СМС-хатларны бетерсәң дә, әллә нинди зиһенле хатыннар бар бит. Компьютерның тарихын актарып табалар, валлаһи! “Күңел өчен генә бер хатын белән язышкан идем. Үзен бер дә күргән булмаса да, нишләптер гашыйк булдым да куйдым. Ул мине аңлый, киңәшләрен бирә. Бер-беребезне әллә кайчан белгән кебек, бик җиңел аралаша идек. Хатын белеп алып, өйдә буран чыгарды. Гомер буе яшәгән хатынны бер белмәгән кешегә алыштырып булмый бит инде. Минем виртуаль мәхәббәтем хатын белгәч тә төгәлләнде”, – дип сөйләгән иде күршедәге олы яшьтәге бер абзый.
Ир-ат игътибарыннан мәрхүм калган, йөз-биткә әллә ни мактанырлыгы булмаган кызлар да, үз чиратларында, сөйгән ярларын бөтендөнья пәрәвез челтәреннән эзли. Андыйлар, гадәттә, рәшәткә артында утырганнарның баллы телләренә алдана. Кайсыдыр матбугат чарасы шундый бер хатын турында язма чыгарган иде. Бичара хатын, гомер бакый ишетмәгән назлы сүзләргә алданып, төрмәдә утырган бер адәмгә сумка-сумка ризык ташыган, ай саен акча җибәреп торган. Күпмедер вакыттан бу ир-атның өйләнгән булуы һәм әлеге хатын-кыз җибәргән акчаларны үз гаиләсенә җибәреп ятуы ачыклана. Менә сиңа мәхәббәт!
Социаль челтәрләрдәге шәхси биткә язып элгән мәгълүматлар тату яшәгән матур гаиләләрне дә җимерергә сәләтле. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Менә шул “шалтырау”ны кайберәүләр, бөтен кеше “ишетерлек итеп”, интернетка урнаштыра. “Ул минем тормышны җимерде”, “Ялгышым син”, “Без икебез ике төрле кешеләр икәнен мин бүген генә аңладым”, “Мин сине күрә алмыйм” кебек язулар минуты-секунды белән дөньяның пәрәвез челтәрен урап чыга. Минутлык ярсудан күпме авыр сүз әйтелде. Бер-береңә күпме пычрак атыла. Сүзләр оча – инде аны мәңге тотам димә. Шул рәвешле виртуаль дөньяда бу пар аерылганга әйләнә.
Ярый инде, бала-чагасы, яшь-җилкенчәк диярсең! Интернеттан бит хәзер депутатларыбыз да арына алмый. Зур киңәшмә һәм сессияләрдә аларның планшетта уйнап утырганын күрәбез. Мондый кешеләр нинди законнар чыгара ала инде?!
Өйдәге көндәлек тормышны да интернет тоткарлый. Кайбер очракта хуҗабикәләр үзләренә йөкләнгән төп эшләрен дә башкарырга онытып җибәрә.
“Күпме пирог янды духовкада,
Күпме кәтлит көйде табада...“
Бу сүзләрне һәрбер өйнең аш бүлмәсенә язып элсәң дә буладыр. “Ялт иттереп җыештырылган бүлмәләр, тәмле ашлар, камыр ризыклары, җылы караш безгә интернет эшләмәгән көннәрдә генә эләгә”, – дип көлгән иде дус кызымның ире. Шаяру катыш әйтелсә дә, әлеге сүзләрдә хаклык та бар. Кешелек дөньясы хисләрен йөгәнли белсен, өйдәгесен урамга чыгармыйча яшәргә өйрәнсен иде! Югыйсә, ачудан әйтелгән сүзләрне, социаль челтәрләргә куелган фотосурәтләреңне яңадан җыеп алам димә! Алар миллионлаган халык арасында карап-тикшерелеп, “лайк”лар җыеп, сиңа кабаттан дошман булып әйләнеп кайтачак. Шәхси тормыш, гаурәт бөтен халык тикшерүенә чыгарга тиеш түгел, ул җиде йозак астына бикләнсен.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев