КФУ профессоры: Татарстанда яз җылы һәм иртә булырга мөмкин
Яңалыклар

КФУ профессоры: Татарстанда яз җылы һәм иртә булырга мөмкин

Галим билгеләп үткәнчә, соңгы айларда республика Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысында даими булып тора. Язгы чорда процесс кабатланырга мөмкин.

Киләсе яз татарстанлыларны иртә башлану һәм югары температура белән сөендерергә мөмкин. Бу хакта  профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Галим билгеләп үткәнчә, соңгы айларда республика Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысында даими булып тора. Язгы чорда процесс кабатланырга мөмкин.

«Быел Арктика уянмады. Ул, гадәттә, безгә үзенең салкынын җибәрә иде. Шуңа күрә яз җылы һәм иртә булырга мөмкин", – дип аңлатты Переведенцев.


Нет комментариев