Кеше организмы өчен нинди азык файдалы ?
Галимнәр фикеренчә, җиләк-җимеш беренче урынны били. Алар йөрәк, кан тамырлары, аш кайнату оганнары эшчәнлеген яхшырта.
Дөнья диетологлары кеше организмы өчен нинди азык файдалы икәнен ачыклау буенча бәхәсләшүен дәвам итә.
Чикләвек витаминнарга, минералларга, аксымнарга, майларга бик бай. Аны көндәлек рационга кертү йөрәк, кан тамырлары, шикәр диабеты, анемия, күз авыруларын кистәтүдә ярдәм итә.
Суган белән сарымсак организмның иммун системасын ныгытуга булыша, салкын тидергәндә микробларның таралуына юл куймый.
Кузаклылар – шикәр диабеты, атеросклероз, симерү, аш кайнату системасы какшаганнарга тынычланырга, үзеңне кулда тотарга да булыша.
Яшелчәдән шпинат белән салат яфрагы витаминнарга байлыгы буенча беренче урынны били. Аннары кәбестә белән кишер килә. Кәбестәнең тозлаганы да файдалы.
Балык кан тамырлары системасына, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Ашказаны, биз, артык авырлык белән җәфаланучыларга да ашарга киңәш ителә. Ми эшчәнлеген активлаштыра, җәрәхәтне тиз төзәтә, яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.
Йомырка ашасаң, организмны холестерин һәм башка зыянлы матдәләрдән арындыра, майны куа. Мускуллар, ашказаны, эчәкләр, нерв системасы өчен дә әйбәт.
Сөттә кальций күп булганлыктан, аны эчү сөякләрне, тешне, чәчне ныгыта.
Яшел чәй – атеросклерозга, шикәр диабетына, гипертониягә, күз авыруларына дәва.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев