Күчеш чоры саннары
Яңалыклар

Күчеш чоры саннары

Терлекчелек тармагы кышлату чорына күчте. Савым сыерларының продуктлылыгы буенча Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасына тиңнәр юк.

Терлекчелек тармагы кышлату чорына күчте. Савым сыерларының продуктлылыгы буенча Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасына тиңнәр юк. Биредә һәр сыердан уртача 22 килограмм сөт савып алына. Илсур Шиһапов, Айнур Сәетгалиев гаилә фермаларында продуктлылык 13 килограммнан артып китә. “Туган як” агрофирмасында уртача көнлек савым 11,3 килограмм. “Август-Мөслим” агрофирмасында сыерларның продуктлылыгы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 килограммга артыграк.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев