"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә күңелле чаралар үтте
"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияче Алисә Мәрданова балаларга тагын бер бәйрәм оештырды. Әтиләр өчен үткәрелгән бәйрәмнән тыш, бүген төркемгә йөрүче малайлар өчен күңелле чара үтте. Кызлар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне малайларга бүләк итте. Бер-берләренә әйткән җылы тәбрикләү сүзләре, җыр-биюләр бәйрәмне тагын да күңелле итте.
Нет комментариев