Казанда уңышлы чыгыш ясадылар
Мөслим районы командасы 5 спорт төре буенча көч сынашты.
Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышланган, «Өченче буын» пенсионерларының IХ республика Спартакиадасы узды. Мөслим районы командасы 5 спорт төре буенча көч сынашты: йөзү, йөгерү, өстәл теннисы, дартс, мылтыктан ату. Мөслимнән Люция Хәбибуллина Люция дартс буенча беренче урын яулады.
Фото- https://www.instagram.com/p/Bx2uJZroLc8/
Нет комментариев