Яңалыклар

Казанда җимерекләр астыннан мәет табылды

Шулай ук ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр

Казанның дары заводында җимерекләр астыннан ир-ат мәетен чыгарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр. Авыр җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатылган хатын-кызның хәле тотрыклыланган. Икенче зыян күрүче, ир-ат, 7нче Дәүләт клиник хастаханәсендә дәвалана. Аның хәле уртача дип бәяләнә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кичә Казан дары заводында янгын чыкты. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул техноген характерга ия, ә көчле тавыш басымны киметү системасы эшли башлау нәтиҗәсендә чыккан.

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев